Описание
Изге Рамазан ае, ураза турында ТАТАР ТЕЛЕНДӘ мәглүмат туплар өчен төзеелгән ошбу төркем!
11 августта 11 айның солтаны булган Рамазан аеның беренче көненә аяк бастык, ягъни исламның биш терәгенең берсе саналган ураза башланды. Мөэмин-мөселманнар аны зур бәйрәм буларак көтеп ала. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) Коръән иңгән ай булганга, аны шатлык ае дисәк, тукланган ризыгыбыз бәрәкәтле, кылган изге гамәлләребезгә әҗер-саваплар аеруча күп булганга, аны бәрәкәт ае буларак та якын итәбез.
Рамазан аенда бер игелеккә мең савап языла, догалар кабул була. Ә явыз нәфесебез белән көрәшкәнгә, бу изге айны сугыш ае буларак та таный алабыз. Төрле бозыклык, яманлык, оятсызлыклардан тыелганга, җәннәткә өметләр баглап, Аллаһы Тәгаләнең ахирәттәге газабыннан котылу ае да. Бу мөбарәк айда Аллаһы Тәгалә ризык һәм хәрәм гамәлләрдән ничек тыелып торуыбыз аша безнең Үзенә булган мәхәббәтебез һәм ихласлыгыбызны, акылыбызның ныклыгын сыный. Иманнары зәгыйфь булу һәм ихтыяр көче юклык сәбәпле, кемнәрдер хәрәм ризыклардан да тыелып тора алмаганда, хак мөселманнар хәләл саналган азыкларны да ашамый торып, үзләренең күңелләрен һәм тәннәрен чистарталар. Шулай итеп, ул сәламәтлек ае да. Физик тәнебезне ачлык белән дәваласак, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, рухыбызны яман ниятләрдән арындырып, нәфесебезне яманлыклардан йөгәнләргә өйрәнәбез.
Форсаттан файдаланып, "Татар милли хәрәкәте исеменнән, Казан шәһәренең "Азатлык" Татар Яшьләре Берлеге, "Фикер" клубы һәм үземнең исемемнән , бу төркемгә керүче барлык мөселман кардәшләребезне изге Рамазан ае белән тәбрик итәм. Ураза аеның һәр көнен хәерле, саваплы гамәлләр белән бәрәкәтле итеп үткәреп, Аллаһның ризалыгына ирешергә язсын. Рамазан аебыз мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны ярлыкап, дымга сусаудан сулып барган урман-кырларыбызга шифалы яңгырларын яудырса иде! Әмин!
Бу төркем Рамазан ае, ураза турында контакттан ТАТАР ТЕЛЕНДӘ мәглүмәт алу-фикер алышу өчен булдырылды!
Дусларыгызны чакырыгыз!